Дроннарны эшләтеп җибәрү һәм роботларны программалаштыру: казанлыларны «РROНаука вКФУ» проектына чакыралар

2022 елның 19 октябре, чәршәмбе

Казан федераль университетында 28 октябрьдә “ Интеграция төне” дип исемләнгән  «PROНаука в КФУ» XV фәнни-популяр проект сериясе узачак. Чарага керү ирекле, әмма югары уку йорты сайтында алдан теркәлү кирәк, дип хәбәр итә учреждениенең матбугат хезмәте.

"Бер мәйданчыкта төрле фәнни берләшмәләр вәкилләре җыелачак. Кызыклы интерактив программа әзерләнгән: дроннар эшләтеп җибәрү, роботларны программалаштыру, химик тәҗрибәләр, викторина, конкурслар, чын пилотсыз трактор һәм башкалар”, - диде КФУ мәгълүмат сәясәте департаментының имидж чаралары бүлеге башлыгы Диана Әлмөхәммәтова.

Югары уку йорты укытучылары һәм галимнәре IT- һәм нанотехнологияләр турында лекцияләр укыйлар. "Без космоска ышанабыз" фәнни-агарту проектына нигез салучы, Гагарин исемендәге Космонавтлар әзерләү буенча EX-белгеч Денис Прудник космик туризм турында сөйләячәк.

"Нур" халыкара медиасәнгать фестиваленең башкарма директоры, режиссер-документалист Дидар Оразов мультимедиа перформансларын булдыру тәҗрибәсе белән уртаклашачак. Ә Россия интернет-журналисты, РОЦИТ идарәсе әгъзасы Юрий Синодов "Медиада Фейкалар" лекциясен тәкъдим итәчәк.

Чара кунаклары мөстәкыйль рәвештә химик тәҗрибәләр үткәрә, дрон эшләтеп җибәрә, роботны программалаштыра һәм VR да уйный алачак.

КФУның фәнни-популяр проекты чаралары 17.00 сәгатьтә башлана һәм университетның икенче уку корпусында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International