КНИТУ-КХТИ һәм «Аммоний» булачак инженерларны бергәләп әзерли башлыйлар

2022 елның 19 октябре, чәршәмбе

Хезмәттәшлек турында килешүгә Казан милли тикшеренү технология университеты җитәкчесе Юрий Казаков һәм «Аммоний» АҖ җитәкчесе Дмитрий Макаров имза салдылар. Яклар булачак инженерларны әзерләүдә, мәктәп эскәмиясеннән башлап - профильле сыйныфлар белән реконструкцияләнгән лицейда, көллияттә - КНИТУ филиалында, предприятие белгечләренең квалификациясен күтәрү курсларында һәм уртак фәнни тикшеренүләр уздырганда, көчләрне берләштерергә ниятли  . Килешүдә университет базасында төзелгән "Промхимтех" алдынгы инженерлык мәктәбен үстерү программасын гамәлгә ашыру буенча завод һәм югары уку йорты планнары аерым язылган.

Барлык яклар да үзара файдалы хезмәттәшлек республикада фәнни-җитештерү кадрларын әзерләү дәрәҗәсенә йогынты ясар гына түгел, бәлки «Аммоний» АҖнең һәм Менделеевск шәһәренең сәнәгать һәм кадрлар потенциалын ныгытуга бәйле  социаль эффектка ия булыр, дигән ышаныч белдерделәр.

 Университет кунаклары шулай ук КНИТУда эшли торган "Киберполигон челтәр куркынычсызлыгы" мәгариф киңлегендә һәм технологик процесслар белән идарә итү системаларын автоматлаштыру өлкәсендә Yokogawa уртак лабораториясендә булдылар.

Исегезгә төшерәбез, бу җәйдә КНИТУ алдынгы инженерлык мәктәбен булдыру буенча Бөтенроссия конкурсында җиңде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International