Россиянең яңа регионнарындагы мәктәпне тәмамлаучылар БДИ ны теләк буенча тапшырачак

2022 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

Россиянең дүрт яңа төбәгендә аттестациягә акрынлап күчү планлаштырылган. Бу хакта Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев мәктәп укучыларының әти-әниләре белән Бөтенроссия очрашуы барышында хәбәр итте.

"Без инде 2014 елда Кырымда һәм Севастопольдагы кебек үк укучыларга  күчеш чорын тәэмин итү өчен Хөкүмәткә тиешле тәкъдим җибәрдек. Балалар башка программалар буенча укыган, һәм аларга аерым якын килү булырга тиеш ", - дип ассызыклады Анзор Музаев.

Ул ачыклык керткәнчә, бу төбәкләртә мәктәпне  тәмамлаучылар өчен БДИ бирү ирекле булачак, алар дәүләт чыгарылыш имтиханы форматында аттестация узарга мөмкин. Әгәр дә алар югары уку йортларында белем бирүне дәвам итәргә телиләр икән, аларга югары уку йортларында керү имтиханнарын тапшырырга кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International