Конкурс Россия Федерациясе Президент грантлары фонды, Мәгариф министрлыгы, «Россия тәрбиячеләре» өстәмә белем бирү фәнни-тикшеренү институты һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе ярдәме белән тәрбиячеләрнең, педагогик хезмәткәрләрнең һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләренең инновацион тәҗрибәсен ачыклау, аларга ярдәм итү һәм тарату, уңышлы эшләүче педагогларны тәрбияләү һәм һөнәрне популярлаштыру максатларында уздырыла.
Конкурс читтән торып оештырылган форматта узды, анда 86 педагог катнашты (Азнакай, Әлмәт, Балтач, Алабуга, Яшел Үзән, Мамадыш, Минзәлә, Нурлат, Питрәч, Чирмешән, Чистай муниципаль районнары һәм Чаллы шәһәре).
«Россия тәрбиячеләре» X Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында 12 педагог җиңүче булды, алар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары белән бүләкләнәчәкләр һәм үзләренең конкурс эшләрен федераль дәрәҗәдә күрсәтәчәкләр.