Казанда мәктәп спорт клубларының I Бөтенроссия слеты старт алды. Аңа илнең барлык төбәкләреннән меңнән артык делегат килгән. Форум физик культура һәм спорт өлкәсендә эшләүче педагогик бергәлектә спорт клубларын үстерү буенча яңа вектор формалаштыруга юнәлтелгән. Җыелганнарга сәламләү сүзе белән Россия мәгариф министры Сергей Кравцов мөрәҗәгать итте.
Сәламәт тәндә - сәламәт рух. Форумда өстәмә рәвештә нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатсын өчен әлеге өлкәнең мөһим проблемалары турында фикер алыштылар. Алга таба музыка, рәсем сәнгате, технология һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучылары белән шундый ук очрашулар планлаштырылуын өстәде. Алар Россиянең башка төбәкләрендә оештырылачак, диде Кровцов.
Форумда катнашучыларны якынча 20 мастер-класс, 20 тематик мәйданчык һәм масштаблы интерактив күргәзмә көтә.