Татарстанда һәм РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан әзерлекнең база режимы игълан ителгән башка регионнарда мәктәпләрне дистанцион укытуга күчерү һәм башка чаралар Федерация субъектлары җитәкчеләре карары буенча гамәлгә ашырыла. Бу хакта Казандагы мәктәп спорт клубларының I Бөтенроссия слетында РФ мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде.
«Мәктәптә уку белән бәйле барлык мәсьәләләр Россия Федерациясе субъекты башлыгы тарафыннан җайга салына. Безнең өчен барыннан да элек мәктәп укучыларының куркынычсызлыгы мөһим ", - диде ул.
Кичә дәүләт башлыгы илнең үзәгеннән һәм көньягыннан читтәге барлык төбәкләрдә, шул исәптән Татарстанны да кертеп, база әзерлеге режимын кертте.