Россиядә 30 меңнән артык мәктәп спорт клубы эшли

2022 елның 22 октябре, шимбә

Россия мәгариф министры Сергей Кравцов Казанда мәктәп спорт клубларының Бөтенроссия форумын ачты. Россия Президенты йөкләмәсе буенча, 2024 елга мәктәп спорт клублары һәр мәктәптә булырга тиеш.

Балалар-яшүсмерләр спортын үстерүдә мөһим бурыч - мәктәпләрнең матди-техник базасын яңарту, шул исәптән сәламәтлекләре чикле балалар  белән шөгыльләнү җитди әһәмияткә ия.

 2019 елдан 4 меңнән артык мәктәпкә 2,7 меңнән артык спорт залы ремонтланган, 2 меңнән артык мәктәп спорт клубы, 1200дән артык урам спорт мәйданчыгы заманча спорт җиһазлары белән тәэмин ителгән. Игътибарны «Физик культура» предметының  эчтәлеген камилләштерүгә юнәлтергә кирәк. Хәзерге вакытта ун фән модуле эшләнгән. Мәктәптә йөзү, футбол, хоккей, регби, самбо, дзюдо, шахмат буенча аерым модульләр бар. Мәктәптә шахмат үзенең кирәклеген исбатлады инде: алар белән 300 меңнән артык мәктәп укучысы шөгыльләнә,  ил буенча 10 меңнән артык секция бар дип ассызыклап үтте Россия мәгариф министры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International