Мәктәп укучылары өчен «Путь в IT» олимпиадасы старт ала

2022 елның 22 октябре, шимбә

1 ноябрьдә «IT юлына» («Путь в IT") Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының беренче туры башлана. Математика һәм программалаштыру буенча олимпиадада 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр катнаша алачак.

Олимпиаданың беренче туры онлайн-форматта 2022 елның 1 ноябреннән 2 декабренә кадәр уздырыла. Бу  кызыксынган барлык өлкән сыйныф укучыларына да катнашырга мөмкинлек бирәчәк.

Икенче турда конкурсантлар мәгълүмати технологияләр өлкәсендә белем дәрәҗәсен күрсәтәчәкләр, шулай ук алар стандарт булмаган бурычларны хәл итү күнекмәсен ныгыту мөмкинлеген алачак. Икенче этап 2022 елның 5 декабрендә башланачак һәм 2023 елның 31 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Укучыларның « IT юлына» («Путь в IT»)   Бөтенроссия олимпиадасы нәтиҗәләре 2023 елның 8 февралендә игълан ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International