"IT-белем көне" акциясе алтынчы тапкыр бөтен Россия буенча мәктәп укучылары өчен 21 октябрьдә уза. Анда катнашу өчен илнең 1200 торак пунктыннан 2200 дән артык Россия мәктәбе теркәлгән. Әлеге масштаблы профориентация проектын Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, «Знание» Россия җәмгыяте, «Сферум», «Учи.ру» һәм «Умскул» мәгариф платформалары ярдәмендә VK компаниясе оештыра. VK компаниясеннән 350 дән артык эксперт һәм башка IT-компанияләр ел саен үткәрелә торган "IT-белем көне" акциясе кысаларында видеотехнологияләр турында сөйләячәк. Дәресләр «VK Звонки» сервисы ярдәмендә офлайн һәм видеоэлемтә аша узачак.
Акциядә катнашучыларны шулай ук интерактив биремнәр, бүләкләр һәм призлар көтә. Барлык теләүчеләр "ВКонтакте", "Одноклассники" социаль челтәрләрендә һәм акция битендә лекцияләрнең турыдан-туры трансляцияләрен карый алачак. Педагоглар өчен теркәлү махсус мини-кушымтада мөмкин. Мини-кушымтада гаризаны модерацияләгәннән соң, укытучыларның профориентация дәресләрен ел дәвамында үзләре үткәрә алачак материалларга керү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Теркәлгән педагоглар акциядә катнашу турында сертификат алачак.