«Белем тапшыруы» программасының сигезенче чыгарылышында Дербент һәм Воткинск җыелма командалары ярышачак

2022 елның 21 октябре, җомга

23 октябрьдә “Россия-Культура” телеканалында 17:45 сәгатьтә (Мәскәү вакыты буенча) укытучыларның «Белем тапшыруы» һөнәри уеннарының сигезенче чыгарылышы эфиры узды. Программа 4 сентябрьдән  башлап атна саен якшәмбе көннәрендә эфирга чыга. Бу Россия Мәгариф министрлыгы  һәм "Россия-Культура" телеканалының уртак проекты, анда илнең төрле төбәкләреннән педагоглар командалары катнаша. Аларның капитаннары - «Россия ел укытучысы - 2021» Бөтенроссия конкурсы финалистлары.

Программада профессиональ уенда Дербент шәһәреннән (Дагыстан) дөнья мәдәнияте гимназиясе һәм Воткинск шәһәреннән (Удмуртия Республикасы)  7нче номерлы кадет мәктәбе ярышачак.

Программаны Татьяна Геворкян һәм Александр Пряников алып бара. Уенчыларның даими консультанты Россия мәгариф министры Сергей Кравцов. Бу сезонда 16 проект чыгарылачак.

"Белем тапшыруы" программасының узган чыгарылышларын онлайн-платформада карарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International