Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Быел Татарстанда 100 балл җыю очраклары дүрт тапкыр арткан
2013 елның 18 июле, пәнҗешәмбе
Татарстан укучылары арасында быел имтиханнарда 100 балл җыю очраклары арткан. Узган ел андыйлар саны 109 булса, быел ул күрсәткеч 416 га җиткән. Бу хакта бүген Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруга багышланган матбугат очрашуында ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин хәбәр итте.
Аерым алганда, химиядән – 216, инглиз теленнән – 18, информатикадан – 40, физикадан – 36, математикадан – 15, биологиядән 21 кеше 100 балл җыйган.
Берничә предметтан 100 балл җыючылар да бар.
Яр Чаллының 26 нчы гимназиясен тәмамлаган Максим Мордяшов физика, математика һәм информатикадан Бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырган.Ул Мәскәү дәүләт университетының механика-математика факультетына укырга керергә җыена. Ул - укучыларның математика буенча бөтенроссия олимпиадасының муниципалитет һәм республика этаплары, “Воробьев тауларын буйсындыр - 2012-2013” вузара олимпиадасының йомгаклау этабы, физика буенча 52 нче күчмә Физика-математика олимпиадасы, информатика буенча КФУның Яр Чаллы филиалы уздырган предмет олимпиадасы призеры. Мәктәп укучыларының математика буенча "Ломоносов" вузара олимпиадасының, информатика буенча "КИТ - компьютерлар, информатика, технологияләр" бөтенроссия бәйгесенең йомгаклау этабы җиңүчесе.
Татарстанда шулай ук Кукмара районының Зур Сәрдек гимназиясе укучысы Гөлназ Садриева рус теле, биология һәм химиядән 100 балл җыйган. Гөлназ мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган, бик яхшы билгеләренә генә укыган. Биология буенча бөтенроссия олимпиадасында катнашкан. Аның табиб булу теләге зур.
Данил Мостафин хәбәр иткәнчә, 100 балл җыйган укучыларның мәктәптәге өлгереше тикшерелгән, электрон журналлар каралган. Артык аермалар булмавы ачыкланган.
Быел ике предметтан 100 балл җыючы 25 укучының Казан, Яр Чаллы, Бөгелмә, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрендә, Кукмара, Менделеевск һәм Азнакай районнарында белем алганнары ачыкланган.
Быел шулай 90 һәм аннан да күбрәк балл җыйган укучыларның да рус теле, тарих, информатика һәм ИКТ, химия һәм физика буенча эшләре предмет комиссияләре тарафыннан кабат тикшерелгән. Нәтиҗәләр үзгәрешләр кертүне таләп итмәгән.
Бу уку елында рус теле буенча уртача балл 54,5 проценттан 67,5 баллга кадәр үскән. Бигрәк тә Бөгелмә, Арча районнары, Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары яхшы күрсәткечләр күрсәткән. Математикага килгәндә, 41,9 га 56,6 нисбәтендә.
Гомумән алганда, республиканың 16 районы БДИны проблемаларсыз тапшырган. Дүрт күрсәткеч буенча иң яхшы уку йортлары да – Яр Чаллының 26 нчы гимназиясе, Казанның 131 лицее, Бөгелмәнең предметлары тирәнтен өйрәтүле 6 нчы мәктәбе билгеләнгән. Алар рус теле һәм математика буенча уртача баллар, югары баллар җыючылар һәм аттестатсыз калучылар саны буенча ачыкланган. Әлеге исемлекне Нурлатның 2 нче урта мәктәбе һәм Тукай районының Бәтке урта мәктәбе тулыландыра.
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
апрель, 2026 ел
Илсур Һадиуллин: Алгарыш проектлар технологияләре һәм матди стимуллар һөнәрне дәрәҗәлерәк итәргә мөмкинлек бирәчәк
1 апрель көнне, Казанның "Адымнар - белемгә һәм татулыкка юл" полилингваль комплексы базасында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Татарстан Республикасында белем бирү сыйфатын күтәрүдә алдынгы проектлар технологиясе" темасына киңәйтелгән коллегиясе узды.
Татарстанда 1 апрельдән беренче сыйныфларга гаризалар кабул итү башлана
Балаларны беренче сыйныфка кабул итү кампаниясе 1 апрельдә старт ала.
Илсур Һадиуллин: «Мәгариф системасында 2026 ел -Мирза Мәхмүтов елы»
Казанда «Республикада методик эшне үстерүдә алдынгы проектлар технологияләре» методистларының II республика форумы уза, ул өч елга бер мәртәбә уздырыла.
1
апрель, 2026 ел
Ләйлә Фазлыева ТР Рәисе каршындагы рус теле комиссиясе утырышын үткәрде
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы рус теле комиссиясе утырышы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз