Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Татарстан укучылары арасында информатика һәм ИКТ, тарих, химия һәм әдәбият предметлары аеруча популяр
2013 елның 17 июле, чәршәмбе
Бу хакта Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруга багышланган матбугат очрашуында ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин хәбәр итте.
Гомумән алганда, 2012-2013 уку елында 21 меңгә якын кеше БДИ тапшырган. Аларның 19948е – быел мәктәп тәмамлаучылар.
2013 елда уртача барлык предметлардан да диярлек уртача балл узган елга караганда югарырак булган. Бигрәк тә химия (14 баллга күбрәк), инглиз теле (18,8 баллга күбрәк), физика (11 баллга күбрәк) буенча күрсәткечләр яхшы. Әмма быел география предметы буенча күрсәткечләрнең 0,8 процентка түбәнрәк булуы ачыкланган. Урынбасар сүзләренчә, бу алар өчен көтелмәгәнрәк хәл булган. Алга таба, бу өлкәдәге вәзгыятьне яхшырту максатыннан, уку йортлары, методик берләшмәләр һәм педагогларның белем күтәрү институтлары белән берлектә эшләү көтелә.
Теге яки бу предмет буенча минималь чикне уза алмаган укучылар саны да быел кимегән. Бу физикага (11,3 проценттан 4,6 процентка кадәр төшкән), тарихка (8,1 проценттан 3 процентка кадәр төшкән), химиягә (4,9 проценттан 2,8 процентка кадәр төшкән) кагыла.
Узган елда мәктәп тәмамлаучыларның 1,14 проценты (233 укучы) аттестатсыз калса, быел бу күрсәткеч 0,6 процент (113 укучы) тәшкил иткән. Данил Мостафин сүзләренчә, ни өчен шулай килеп булганлыгына тирән анализ ясалачак, нәтиҗәләр чыгарылачак.
Быел БДИ вакытында Чүпрәле, Арча, Яңа Чишмә, Актаныш һәм Буа районнарында, Казанда 33 укучы имтиханнан чыгарылган. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: теге яки бу кагыйдәне бозган укучыларны имтиханнан чыгару очраклары кимеми. Шулай да әлеге укучылар рус теле һәм математикадан кабат имтиханга кертелгән, чөнки аларның урта белем турында аттестат аласылары бар. Башка предметлар буенча кабат имтиханнарга керү мөмкинлеге бирелмәгән. Бу – республиканың Дәүләт имтихан комиссиясе карары. Урынбасар билгеләп үткәнчә, закон бозасың икән, җәзасын да алырга туры килә. БДИ чорында административ җаваплылыкка тарту турында 61 протокол төзелгән.
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
Татарстанда укытучыларга торак арендалауны компенсацияләү өчен гаризалар кабул итү 30 апрельгә кадәр озайтылды
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы педагогик хезмәткәрләргә түләүгә конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру һәм гаризалар кабул итү срокларын озайтты.
Татарстан Республикасында 9 нчы һәм 11 нче сыйныфларны тәмамлаучылар саны 4,2 мең кешегә арткан
Татарстанда быел тугызынчы һәм унберенче сыйныфларны тәмамлаучылар саны 2025 ел белән чагыштырганда 4,2 меңгә диярлек арткан.
Татарстанның иң яхшы методистларына 172 мең сумга кадәр акча түли башлаячаклар
Татарстанда «Безнең иң яхшы методист» акчалата бүләкләү тәртибен расладылар. Тиешле карарны республика министрлар кабинеты кабул итте, хәзерге вакытта ул коррупциягә каршы экспертиза уза.
ТР экспертлары балалар бакчаларында "Игелекле уеннар" ны эшләтеп җибәрүне мөһим дип атады
Россиядә 2026 елның 1 сентябреннән балалар бакчаларында «Игелекле уеннар» үткәрелә башлаячак. Проект балаларда уен формасында рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыруга юнәлдерелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз