Татарстанда «Профессионалитет» проекты кысаларында бердәм ачык ишекләр көне узды

2022 елның 23 октябре, якшәмбе

 22 октябрьдә Алабуга политехник көллияте, Әлмәт политехник техникумы, Чаллы политехник көллияте һәм Кукмара аграр көллияте базасында төзелә торган мәгариф-җитештерү үзәкләрендә (кластерларда) «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында  бердәм Ачык ишекләр көне узды.

Чараның максаты - укучыларны һәм аларның ата-аналарын заманча урта һөнәри белем системасы белән таныштыру, Татарстан Республикасында «Профессионалитет» федераль проекты концепциясен тиражлау.

Чаралар программасы муниципаль районнарның 9 нчы сыйныф укучыларының республика ата-аналар җыелышын Zoom-конференция режимында уздыруны үз эченә ала. Ата-аналар алдында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле, мәгариф оешмасы администрациясе һәм эш бирүчеләр вәкилләре чыгыш ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International