24еннән 30 октябрьгә кадәр барлык яшьтәге укучыларның ата-аналары «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә торган Бөтенроссия ата-аналар компетенциясе атнасына кушылырга мөмкин.
Программа үз эченә 335 чараны ала, шулар арасында: балаларны тәрбияләү, укыту, ата-аналарга очрашырга туры килә торган кыенлыклар һәм кризис ситуацияләре өлкәсендәге аеруча актуаль темалар буенча ата-аналар өчен ачык лекцияләр, вебинарлар, мастер-класслар була.
Анда Россия Федерациясенең 42 төбәгеннән 75 оешма катнашачак. Чара онлайн-форматта узачак. Казанның 360 нчы прогимназиясендә 40 ел эчендә беренче тапкыр капиталь ремонт узды 40 ел эчендә 2,6 мең кв.м мәйданны биләгән 360 нчы прогимназиянең ике катлы бинасында капиталь ремонт бер тапкыр да үткәрелмәгән.
Учреждениесе директоры әйтүенчә, эшләр башланган вакытка бинаның фасадында ярыклар булган, түбә тишелгән, подвал еш су басулар аркасында авария хәлендә булган. Моннан тыш, соңгы 6 ел дәвамында оешмадагы бассейн эшләмәгән. Хәзер учреждение заманча һәм уңайлы: биредә яңа спорт залы төзекләндерелгән, җиһазлар тулысынча яңартылган, учреждение территориясендә чаралар үткәрү өчен сәхнә төзелгән. Мәктәптә медицина блогы, уку класслары, азык-төлек блогы, спорт һәм актлар залы яңартылган, изостудия кабинетлары, балалар бакчасы төркеменең ял бүлмәләре элек эшләми торган бассейн урнашкан спорт залында кече сыйныф укучылары өчен чишенү, душ бүлмәләре оештырылган.
Прогимназиядә капремонт белән бергә азык-төлек блогын һәм төшке аш залын яңарттылар, аерым алганда, азык әзерләү өчен суыткычлар, плитәләр һәм башка техниканы алыштырдылар. Учреждениедә барлык балалар да кайнар ризык белән тәэмин ителгән, алар өчен төшке аш залында 60 урын оештырылган. Планда шулай ук кече архитектура формалары урнаштыру, волейбол һәм баскетбол өчен спорт мәйданчыгы булдыру, урман-парк зонасын төзекләндерү. Түбән Кама балалар бакчасында яңа спорт мәйданчыгы ачылды Түбән Каманың 66 нчы балалар бакчасында спорт мәйданчыгы ачылды. «Росмолодежь» проектлары Бөтенроссия конкурсы кысаларында, грант акчаларына заманча спорт комплексы сатып алынган.
Бәйрәм чарасында 12 нче һәм 21 нче микрорайоннарның ТИҮС рәисе Әлфия Хөснетдинова, волонтерлар, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре катнашты. Кызыл тасма киселгәннән соң һәр яңа җиһазлар - «Скалодромы», «Детский лаз», «Тоннель», «Футбол капкалары», «Дорожки-змейки» уен формасында тәкъдир ителде. Нәниләр яңа спорт комплексына бик шатландылар. Мәйданны ачу тантанасы күңелле флешмоб белән тәмамланды.