Казанның 360 нчы прогимназиясендә 40 ел эчендә беренче тапкыр капиталь ремонт узды

2022 елның 24 октябре, дүшәмбе

40 ел эчендә 2,6 мең кв.м мәйданны биләгән  360 нчы прогимназиянең ике катлы бинасында капиталь ремонт бер тапкыр да үткәрелмәгән. Учреждениесе директоры Лиана Сопромадзе әйтүенчә, эшләр башланган вакытка бинаның фасадында ярыклар булган, түбә тишелгән, подвал  еш су басулар аркасында авария хәлендә булган. Моннан тыш, соңгы 6 елда бассейн эшләмәгән.

Хәзер учреждение заманча һәм уңайлы итеп җиһазландырылган. Биредә яңа спорт залы төзекләндерелгән, җиһазлар тулысынча яңартылган, учреждение территориясендә чаралар үткәрү өчен сәхнә төзелгән. Мәктәптә медицина блогы, уку класслары, азык-төлек блогы, спорт һәм актлар заллары яңартылган, изостудия кабинетлары, балалар бакчасы төркеменең ял бүлмәләре элек эшләми торган бассейн урнашкан спорт залында кече сыйныф укучылары өчен чишенү, душ бүлмәләре оештырылган. Прогимназиядә капиталь ремонт белән бергә азык-төлек блогын һәм  аш залын яңарттылар, аерым алганда, азык әзерләү өчен суыткычлар, плитәләр һәм башка техниканы алыштырдылар. Учреждениедә барлык балалар да кайнар ризык белән тәэмин ителгән, алар өчен 60 урынлы ашау бүлмәсе оештырылган.

 Планда шулай ук, волейбол һәм баскетбол өчен спорт мәйданчыгы булдыру, урман-парк зонасын төзекләндерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International