Түбән Кама балалар бакчасында яңа спорт мәйданчыгы ачылды

2022 елның 24 октябре, дүшәмбе

Түбән Каманың 66 нчы балалар бакчасында спорт мәйданчыгы ачылды. Заманча спорт комплексы Бөтенроссия конкурсы кысаларында үткәрелгән «Росмолодежь» проектында откан  грант акчасына  сатып алынган.

Бәйрәм чарасында 12 нче һәм 21 нче микрорайоннарның ТИҮС рәисе Әлфия Хөснетдинова, волонтерлар, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре катнашты.

Кызыл тасма киселгәннән соң,  һәр яңа җиһазлар - «Скалодромы», «Детский лаз», «Тоннель», «Футбол капкалары», «Дорожки-змейки» уен формасында тәкъдир ителде.

Нәниләр яңа спорт комплексын яраттылар. Мәйданны ачу күңелле флешмоб белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International