Бер атнадан мәктәп каникуллары башлана. Бу вакытта мәктәп укучылары өчен ял оештырырга кирәк. Бу мәдәни-массакүләм һәм спорт чараларына кагыла. Шулай ук балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итүгә аерым игътибар бирергә кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов.
Эшне тиешенчә итеп, Татарстан Президенты Мәгариф һәм фән министрлыгы, Яшьләр эшләре министрлыгы, Спорт министрлыгы, Мәдәният министрлыгы җитәкчеләре һәм Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә оештырырга кушты.