Казанда мәгариф учреждениеләрен 746 видеокүзәтү камерасы белән җиһазландырдылар, ел ахырына кадәр тагын 652 урнаштырылачак

2022 елның 25 октябре, сишәмбе

Быел Казанның 281 белем бирү учреждениесендә коймаларны алыштырачаклар, бу максатларга 992,2 млн сум җибәрелгән. 244 объектта эшләр башкарылган, калган 37 объектта аларны ноябрьгә кадәр тәмамларга планлаштыралар, дип хәбәр итте шәһәр башкарма комитетында социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты директоры Петр Королев.

Учреждениеләрнең куркынычсызлык паспортларында киртәләрдән тыш, керү тизлеген киметү чаралары, контроль һәм керүне идарә итү системалары, биналарның беренче катларында сак пунктлары һәм контроль-үткәрү нокталары, видеокүзәтү камералары, ашыгыч хәбәр итү системалары, тревога сигнализациясе төймәсен модернизацияләү күрсәтелә. Моннан тыш, беренче категория куркынычсызлык учреждениеләрендә контроль-үткәрү пунктлары булырга тиеш. Барлыгы 22 мәктәптә КПП урнаштыруга 71 млн сум бүлеп бирелгән. 8 объектта эшләр төгәлләнгән, 10сында эчке эшләр һәм җиһазлау башкарыла, 4 учреждение КПП җыю стадиясендә. Эшләрне бу елның ноябренә кадәр төгәлләргә уйлыйлар, дип хәбәр итте П.Королев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International