Илсур Һадиуллин мәктәп китапханәчеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2022 елның 25 октябре, сишәмбе

Хөрмәтле мәктәп китапханәләре хезмәткәрләре!

Сезне Халыкара мәктәп китапханәләре көне белән чын күңелдән котлыйм.

Мәктәп китапханәләре бүген мәгариф һәм үзлегеңнән белем алу бурычларын гамәлгә ашыруда мөһим роль уйныйлар. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында «Иң яхшы мәктәп китапханәчесе - 2022», «Укытучы әни - укучы ил» конкурслары, «Китапка икенче тормыш бүләк ит» хәйрия акциясе уза.   Әлеге чаралар гомуми белем бирү оешмаларының иң яхшы китапханәләренең эш тәҗрибәсен ачыклау һәм өйрәнүгә юнәлтелгән.

2022 елда Казан мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында коймаларны яңартуга 992,2 млн сум бирәчәкләр

Социаль тармак учреждениеләрен карап тоту һәм хезмәт күрсәтү департаменты директоры Петр Королев әйтүенчә, 244 объектта эшләр төгәлләнгән, аны тулысынча ноябрьгә кадәр тәмамларга планлаштыралар.

Шәһәрдә барлыгы 533 мәгариф учреждениесе эшли: 169 мәктәп, 312 балалар бакчасы һәм 654 бинада урнашкан 52 өстәмә белем бирү учреждениесе. Шул ук вакытта аларның 40%ында коймалар начар хәлдә яки бөтенләй булмаган.

Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров, коймалар булдыру ул норматив таләп һәм без аны үтәргә тиеш, диде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International