Казан шәһәре Идел буе районы балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен яңа спорт мәйданчыгы төзеделәр

2022 елның 25 октябре, сишәмбе

21 октябрьдә “Казан шәһәренең Идел буе районы балалар йорты” ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен дәүләт бюджет учреждениесендә тәрбияләнүчеләр өчен “Добра Созвездие” фонды тарафыннан төзелгән балалар футбол мәйданчыгын ачу тантанасы булды.

Мәйданчыкны ачуга багышланган спорт бәйрәменә «Созвездие Добра» Фонды гамәлгә куючыларының берсе Виталий Мнацаканов, легендар совет футболчысы Евгений Ловчев, «Азон» ҖЧҖ төзелеш компаниясе вәкилләре, Татарстан Республикасының спорт ветераннары, ТР Спорт министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре килде.

Бәйрәм кунаклары өчен Казан дәүләт мәдәният институтының студентлар бию коллективы һәм Д.А.Шарованың пластика һәм бию студиясе коллективы чыгыш ясады.

Яңа мәйданчыкта “Мирас” футбол клубы тренеры Александр Николаев җитәкчелегендә балалар йорты тәрбияләнүчеләренең беренче күнегүләре узды.  Ахырдан бергәләп фотосурәткә төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International