2023 елда БДИга барлык материаллар төбәкләргә интернет аша тапшырылачак

2022 елның 26 октябре, чәршәмбе

2023 елда имтиханнар уздыру пунктларына,    имтихан материалларын CD-дискларда  китерүдән тулысынча баш тарту планлаштырыла. БДИның барлык төбәкләргә имтихан материаллары интернет челтәре ннән тапшырылачак. Бу хакта Федераль мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте тарафыннан мәгариф идарәсенең төбәк органнары җитәкчеләре белән үткәрелгән киңәшмә барышында билгеле булды.

2023 елда дәүләт йомгаклау аттестациясе уздыруның норматив базасын үзгәртү планлаштырылмый. Искәрмә бары Россиянең яңа дүрт төбәге өчен ясалачак: алар өчен күчеш чоры булачак, чыгарылыш сыйныф укучылары теләк буенча БДИ тапшыра алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International