Татарстан укучысы Бөтенроссия иншалар конкурсында җиңүче булды

2022 елның 26 октябре, чәршәмбе

Федераль жюри 2022 елгы Бөтенроссия иншалар конкурсына йомгак ясады, ул Россия Мәгариф министрлыгы инициативасы белән 2015 елдан бирле уздырыла. Россия Федерациясенең 63 субъектыннан 100 укучы җиңүче булды.  

Шуларның берсе - Югары Ослан урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Мария Руденченко.

2022 елда Бөтенроссия иншалар конкурсының федераль этабына Россия Федерациясенең 85 субъектыннан 4-11 сыйныф укучыларының һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларының 379 эше керде. Конкурсның тематик юнәлешләре язучыларның һәм дәүләт эшлеклеләренең, әдәби әсәрләрнең, шулай ук әһәмиятле тарихи вакыйгаларның юбилей даталарын үз эченә ала.

Конкурсның барлык җиңүчеләре 2 һәм 3 ноябрьдә Мәскәүдә узачак бүләкләү чарасына чакырылган. Конкурсның федераль операторы  Россия Мәгариф министрлыгы Академиясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International