«Бердәм Россия» партиясенең 2023-2025 елларга федераль бюджет проектында халык программасы нигезләмәләрен финанслауга багышланган программа комиссиясе утырышында мәгариф өлкәсе турында фикер алыштылар.
Россиянең мәгариф министры хәбәр иткәнчә, 2023 елда бюджет проектында мәгарифне үстерү программасына чыгымнарның артуы 68 млрд сум тәшкил итә.
Владимир Путинның турыдан-туры кушуы буенча, биш ел эчендә кимендә 7300 мәктәпне ремонтларга кирәк, дип билгеләп үтте Дәүләт Думасының мәгариф комитеты башлыгы, "Хәзерге заман мәгарифе һәм алдынгы фән" халык программасының юнәлеше координаторы Ольга Казакова,
Балалар бакчаларында яшь ярымнан алып җиде яшькә кадәрге балалар өчен 10 меңнән артык өстәмә урын булдыруга 6,5 миллиард сум акча каралган. Шулай ук 2023-2025 елларга бюджет проектында «Профессионалитет» программасын финанслау га, мәктәп укучыларын кайнар ризык белән тукландыруга акча каралган.