29 октябрьдә көндезге сәгать 12 дә, Казан дәүләт энергетика университетында Ачык ишекләр көне узачак. Катнашучыларны кызыклы экскурсияләр, концерт программасы һәм эчтәлекле презентацияләр көтә. КДЭУ кунакларын «А» корпусы каршында кампус ишек алдында каршы алачаклар һәм актлар залына үткәрәчәкләр.
Алар алдында уку эше буенча проректор Александр Леонтьев, кабул итү һәм профориентация эше идарәсе башлыгы Анна Дербенева КДЭУга керү юнәлешләре, белем бирү программалары һәм шартлары турында җентекләп сөйләячәкләр.
Университетка килүчеләр өчен мавыктыргыч программаны югары уку йортының иҗади студентлар коллективлары әзерли.
Кунаклар өчен Казан энергетика университеты үзәкләре һәм лабораторияләре, шулай ук югары уку йорты тулай торагында экскурсияләр оештырылачак.
Сезне 29 октябрь көнне 10:00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча көтәбез: Казан шәһәре, Красносельская ур., 51йорт, КДЭУ, «А» корпусы.
Чарада катнашу өчен https://clck.ru/32Nq5u?erid=LgsiTCp4x сылтамасы буенча алдан теркәлергә кирәк.
Башлана 09.30 сәг., “А” корпусында.