2022 елда "Абилимпикс" чемпионаты ике форматта уза. Сентябрьдә махсус-дистанцион рәвештә ярышлар узды, аларда 39 өстәмә компетенция буенча чемпионнар һәм призерлар билгеләнде. Октябрьдә сигез юнәлеш буенча 40 төп компетенциядә калган җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булачак: мәгълүмат технологияләре, хезмәт күрсәтү өлкәсе, туклану, медицина, сәнәгать, декоратив сәнгать, иҗат, икътисад һәм финанслар.
Россиядә «Абилимпикс» конкурслары 2015 елдан бирле уза. Бу вакыт эчендә "Абилимпикс" чемпионат хәрәкәте, үзен аның барлык этапларын да керткән комплекслы һөнәри тернәкләндерү моделе итеп күрсәтте, шулай ук инвалид һәм сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен мөмкин булган бердәм инклюзив белем бирү киңлеген формалаштыруның мөһим коралы булды. Хәрәкәт барган вакытта 72 меңнән артык конкурсант һөнәри осталыгын күрсәтү белән бергә, үз сәләтен дә таба алды.
2022 елда «Абилимпикс» илкүләм чемпионатын уздыру урыны - «Кунакханә ишегалды» күргәзмә үзәге. Биредә 29 компетенция буенча ярышлар узачак. 11 компетенция буенча конкурс өстәмә мәйданчыкларда узачак. Мәсәлән, Мәскәү бизнес-технологияләр көллиятендә «Эшмәкәрлек», «Текст эшкәртү», «Социаль эш», «Тәрҗемәче », «Инә белән бәйләү», « Элмәк белән бәйләү» компетенцияләрендә ярышлар үтәчәк.
21 нче технологик көллият «Агач буенча кисү», «Автомобильләрне ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү», «эретеп-ябыштыру технологияләре» компетенцияләре өчен база булачак. «Көньяк-Көнбатыш» белем бирү комплексы “ Тегүче» компетенциясен, ә «Башкала» шәһәр төзелеше комплексы - «Буяучы-май лаучы» компетенциясен алачак.