Мәскәүдә үтәчәк «Абилимпикс» илкүләм чемпионатында 152 татарстанлы катнашачак

2022 елның 26 октябре, чәршәмбе

28 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр Мәскәүдә инвалидлар һәм сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр  арасында "Россия - мөмкинлекләр иле" президент платформасының "Абилимпикс" һөнәри осталык буенча чемпионат узачак. Финал ярышларында Россиянең төрле төбәкләреннән,  өч категориядә:  мәктәп укучылары, студентлар һәм белгечләр, барлыгы   1126 конкурсант катнашачак. Татарстан Республикасын «Абилимпикс» чемпионатында 38 компетенция буенча 152 конкурсант тәкъдим итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International