2023 елда «Профессионалитет» проекты кысаларында төзелеш тармагы буенча 6 кластер ачылачак

2022 елның 26 октябре, чәршәмбе

«Профессионалитет» федераль проекты тагын бер юнәлеш - төзелеш тармагы белән тулыланачак, аның кысаларында 2023 елда алты мәгариф-җитештерү кластеры булдырылачак. Бу хакта Россия Мәгариф министрлыгының урта һөнәри белем һәм һөнәри белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Виктор Неумывакин хәбәр итте, II Халыкара төзелеш чемпионатында «Россия Федерациясе төзелеш комплексында квалификацияле кадрлар кытлыгын җиңү механизмнары» сессиясендә чыгыш ясаганда.

Төзелеш өлкәсендә белем-җитештерү кластерларын булдыру тармакка яшь эшче һәм белгечләрне җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк,бу  эшче һөнәрләренең һәм тулаем төзелеш тармагының абруен күтәрүгә ярдәм итәчәк.

"Профессионалитет" программасыннан тыш, Россия Мәгариф министрлыгы Россиядә эш бирүчеләрдә урта һөнәри белем популярлыгын үстерүне тәэмин итүче тагын берничә нәтиҗәле юл  эшләде. Алар арасында - чыгарылыш укучыларының гамәли күнекмәләрен бәйсез бәяләүче демонстрацион имтихан кертү һәм остаханәләрне матди-техник чаралар белән җиһазландыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International