Түбән Камада "ПолитехЭнерго" укыту-тренировка полигонын ачылды. Уку мәйданчыгы Евгений Королев исемендәге политехник көллият базасында урнашкан. Полигонда чынбарлыкка якынлашкан шартларда монтаж, көйләү һәм һава линияләренә хезмәт күрсәтү буенча гамәли дәресләр үткәреләчәк.
Ачылу чарасында Түбән Кама мэры Рамил Муллин, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирү идарәсе башлыгы Андрей Федоров, «Сетевая компания» АҖ филиалы-Түбән Кама электр челтәрләре директоры Алмаз Галимов, сәнәгать предприятиеләре вәкилләре, депутатлар, ветераннар һәм студентлар катнашты
Түбән Кама электр челтәрләре хезмәткәрләре, элек политехника көллиятен тәмамлаган студентлар, мастер-класс үткәрделәр һәм практикада ВЩУда исәпкә алу приборын алыштыруны күрсәттеләр. Шулай ук, алар киеренкелек астында эш методы белән көч трансформаторын чистарттылар һәм үткәргеч бәйләмнәрен алыштырдылар.
Политтеехника көллияте директоры Татьяна Куприянова Түбән Кама электр челтәрләре компаниясенә рәхмәт сүзләрен җиткерде