Химик реактивлар, тәҗрибә үткәрү җыелмалары : Түбән Каманың дүрт мәктәбендә уку сыйныфлары яңартылды

2022 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

Заманча җиһазлар белән шәһәрнең  10нчы һәм 29 нчы мәктәпләрендә физика, шулай ук 27 нче мәктәптә һәм 35 нче лицейда химия кабинетлары җиһазландырылган. Тәҗрибәләр  үткәрү өчен җыелмалар, химик реактивлар, төрле лаборатория җиһазлары, экспериментлар өчен приборлар - болар барысы да югары дәрәҗәдә укытуны тәэмин итәчәк.

Яңарту белем бирү учреждениеләренең «Татнефть» грантлар конкурсында катнашуы нәтиҗәсендә мөмкин булды. Хәзер укучылар белемнәрне нәтиҗәлерәк ала һәм аларны практикада тизрәк үзләштерә алачак.

Мәгариф  тармагы - «Татнефть» грантлар конкурсының өстенлекле юнәлешләреннән берсе.

Компания ярдәме белән балалар бакчалары һәм мәктәпләр ремонтлана, ә педагогларга  өстәмә укыту һәм стажировка үтәргә мөмкинлек туа.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International