118 нче “Яблочко” балалар бакчасында, мәгариф идарәсе белән берлектә, “Туган телем-хәзинә” темасына татар төркемнәре тәрбиячеләре өчен семинар-практикум узды.
Семинар кысаларында “Татар төркемнәрендә уеннар”, “Лэпбуки һәм балаларны татар теленә өйрәтүдә уеннар”, “Гөлчәчәк әкиятләре” авторлык уены тәкъдим ителде.
Семинарда катнашучыларны балалар бакчасы мөдире Зөлфия Юзекаева сәламләде һәм көн тәртибе белән таныштырды. Мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү бүлеге баш белгече Алия Мөхәммәтова һәм “Туган телдә сөйләшәбез” укыту-методика комплексы авторы Зифа Зарипова чыгыш ясадылар.
Аннары семинарда катнашучыларга «Аулак өй» театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Шулай ук балаларны туган телгә өйрәтү буенча тәрбияче Асия Хуҗина мастер-класс күрсәтте. Педагоглар үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, бу семинарда катнашучылар өчен аеруча кирәкле.