2023 елда БДИ уздыру даталары билгеләнде

2022 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

Мәгариф министрлыгы һәм Рособрнадзорның   2023 елда Бердәм дәүләт имтиханын һәм Төп дәүләт имтиханын уздыру турындагы уртак боерыклары проектлары басылып чыкты.

Тугызынчы сыйныф укучылары өчен имтиханның төп чоры 2023 елның  24 маенда башлана. Ахыргы   көн- 1 июль. Вакытыннан алда - 21 апрельдән 16 майга кадәр, өстәмә рәвештә - 4-23 сентябрьдә.

Бердәм дәүләт имтиханнарын 2023 елның 26 маеннан 1 июленә кадәр  үткәрү планлаштырыла. Вакытыннан алда - 20 марттан 19 апрельгә кадәр, өстәмә - 6-19 сентябрьдә.

Барлык фәннәр буенча да  имтиханнар җирле вакыт белән 10.00 сәгатьтә башлана. Мобиль телефоннар  алып керү тыела.

2023 елда  БДИ ның графигы:

26 май - география, әдәбият һәм химия;

29 май - рус теле;

1 июнь - төп һәм профильле математика;

5 июнь - тарих, физика;

8 июнь - җәмгыять белеме;

13 июнь - чит телләр буенча биология, язма өлеш;

16 һәм 17 июнь - чит телләр буенча телдән өлеш;

19 һәм 20 июньдә - информатика.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International