Путин булачак инженерлар өчен Королев исемендәге стипендияне гамәлгә кертергә кушты

2022 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

Инженерлык белгечлекләрен уңышлы үзләштерүче студентлар совет конструкторы Сергей Королев исемендәге стипендия алачак.  Хөкүмәткә мондый йөкләмәне,  президент Владимир Путин инженерлык мәктәпләре җитәкчеләре белән очрашудан соң бирде.

"Мәгариф программалары буенча югары белем алучылар өчен инженерлык эше өлкәсендә казанышларга ия булган  укучыларга С.П.Королев исемендәге стипендияне билгеләргә", - диелә Кремль сайтында бастырылган документта.

Үтәү срогы - 2022 елның 15 ноябре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International