26 нчы октябрьдә ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәгариф идарәсе җитәкчеләре белән видеоконференция режимында республика киңәшмәсе үткәрде. Киңәшмә барышында мәгариф системасының аеруча актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов агымдагы уку елында урта гомуми белем бирү программаларын үзләштерүче һөнәри белем бирү оешмалары студентлары һәм 1-11 сыйныфлар өчен дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында патриотик, әхлакый һәм экология юнәлешендә мәгълүмати-агарту дәресләре үткәрүнең үзенчәлекләре турында җентекләп сөйләде.
Ул Департамент хезмәткәрләре тарафыннан гомуми һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең тикшерү нәтиҗәләренә тукталды. Моннан тыш, белем бирү учреждениеләренең рәсми сайтларында агымдагы 2022-2023 уку елына бәяләү процедураларының графикларын вакытында урнаштыру турында искә төшерде һәм укытучыларның документлар йөкләнешен мониторинглау буенча җентекле аңлатма бирде.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментында кайнар линия эшли.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 1 сентябреннән үз көченә кергән "Россия Федерациясендә мәгариф турында" канунына кабул ителгән төзәтмәләр укытучыларның Россия Мәгариф министрлыгы раслаган исемлектән тыш хисаплар әзерләргә тиеш түгел, ә электрон документ әйләнеше кәгазь рәвештә кабатланырга тиеш түгел, дип билгели. Мәгариф министрлыгы боерыгы белән укытучыга тутыру өчен кирәкле исемлек биш пункт белән чикләнгән:
1) укыту предметының, уку курсының (шул исәптән дәрестән тыш эшчәнлекнең), укыту модуленең эш программасы;
2) өлгерешне исәпкә алу журналы;
3) дәрестән тыш эшчәнлек журналы (дәрестән тыш эшчәнлек алып баручы педагоглар өчен);
4) тәрбия эше планы (сыйныф җитәкчесе функциясен гамәлгә ашыручы педагоглар өчен);
5) укучыга характеристика.
Киңәшмәгә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин йомгак ясады. Үзенең йомгаклау сүзендә ул мәгариф идарәсе җитәкчеләренә мобилизацияләнгән гаиләләрдәге балаларга игътибарны көчәйтергә һәм теләсә нинди проблемаларны оператив хәл итүдә аларга ярдәм күрсәтергә кирәклегенә, төрле документлар хисабын төзү буенча укытучыларга йөкләмәне киметү буенча гамәлгә кергән карарларның үтәлешен катгый күзәтеп торырга кирәклегенә басым ясады.