РАО Тәрбия институтының балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау үзәге сигез кешедән артык булган балалар төркемнәрен автобуста йөртүне тәэмин итү буенча методик тәкъдимнәр әзерләде.
Методик тәкъдимнәр педагогик хезмәткәрләргә, спорт тренерларына, өстәмә белем бирү педагогларына адреслана.
Документ юл хәрәкәте кагыйдәләре, балалар төркемен оешкан төстә йөртү кагыйдәләре, транспорт чаралары һәм «Балалар төркемнәрен автобуслар белән оешкан төстә йөртү турында хәбәрнамә формасын раслау турында» боерык нигезендә әзерләнгән.
Барлык тәкъдимнәр шәһәр, шәһәр яны яки халыкара автобусларында балалар төркемнәрен оешкан рәвештә ташуны оештырганда һәм гамәлгә ашырганда куела торган таләпләрне исәпкә алып төзелгән.