Илсур Һадиуллин “Абилимпикс”та катнашучыларга: Үзегезнең уңышларыгыз белән Татарстанны күтәрәсез

2022 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан инвалидлар һәм сәламәтлеге мөмкинлекләре чикле затлар арасында һөнәри осталык буенча илкүләм чемпионатта 152 катнашучыны тәкъдим итәчәк. Мәскәүгә китәр алдыннан, конкурсантлар республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның сүзләрен тыңладылар. Татарстан җыелма командасы әгъзаларының ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы белән очрашуы Казан сәүдә-икътисадый техникумында узды.

"Сез Россиядә сайлаган һөнәрне уңышлы алга этәреп, зур нәтиҗәләргә ирештегез инде. Сез үз уңышларыгыз аша Татарстанны да алга күтәрәсез. Ел саен сез безнең республика мәнфәгатьләрен шундый югары дәрәҗәдә яклыйсыз. Татарстан командасы һәрвакыт алда булды. Һәм сез инде җиңүчеләр, чөнки бу хәрәкәттә катнашасыз", - диде Һадиуллин конкурста катнашучыларга.

Министр Татарстан катнашучылары сайлап алынган белгечлекләрдә үз мөмкинлекләрен лаеклы күрсәтә, дип өстәде.

"Россия - мөмкинлекләр иле" президент платформасының "Абилимпикс" илкүләм чемпионаты Мәскәүдә 28 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр узачак. Финал ярышларында Россиянең төрле төбәкләреннән өч категориядә 1 126 конкурсант катнашачак - мәктәп укучылары, студентлар һәм белгечләр. Татарстан вәкилләре 38 компетенция буенча ярышачак.

Агымдагы елның апрель һәм май айларында республикада «Абилимпикс» төбәк чемпионаты узды, анда 88 компетенция буенча 905 конкурсант ярышты. 19-28 сентябрьдә «Абилимпикс» чемпионатының әзерлек (сайлап алу) этабы узды. Анда 226 кеше катнашты. Аның нәтиҗәләре буенча өстәмә компетенцияләрдә Татарстан вәкилләре 100 медаль яулады, ә 100 дән артык конкурсант төп компетенцияләр буенча ярышларда катнашу өчен илкүләм финалга узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International