Актанышта “Адымнар” полилингваль комплекслары укытучылары өчен семинар узды

2022 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

 26 октябрь көнне сәләтле балалар өчен Актаныш гуманитар гимназия-интернаты базасында “Укучыларның укыту-танып белү осталыгын үстерүнең нигезе буларак функциональ грамоталык формалаштыру” темасына республика семинары узды.

Семинар эшендә бөтен Татарстаннан  6 «Адымнар»  полилингваль комплекс вәкилләре катнашты.

Секция утырышларында  тарих, төрек, инглиз, рус телләре, математика дәресләре фрагментлары тәкъдим ителде. Шулай ук дәрестән тыш вакытта укучылар белән эшләүнең кызыклы формалары да күрсәтелде.

Пленар утырышта Актаныш муниципаль районы башлыгы Л.Р. Зарипов, мәгариф бүлеге начальнигы Р.М. Шакирова, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Т.Г. Алексеева, “Менеджмент Академиясе” өстәмә һөнәри белем бирү берләшмәсенең беренче проректоры Ф.З.Мостафина катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International