6-7 класс укучылары өчен «Энергосберегай-ка» викторинасы онлайн узачак

2022 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

"Энергосберегай-ка" викторинасы 2 ноябрьдә онлайн форматында узачак. 6-7 нче сыйныф укучылары энергияне сак тоту һәм экология өлкәсендәге белемнәрен тикшерә алачак.

Конкурста катнашу өчен 17:00 сәгатьтә викторина битен ачарга кирәк: https://play.myquiz.ru/i/00340192.

Энерговикторинада катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча теркәлергә була: http://tef.tatar/quizreg.html.

Барлык сорауларга да дөрес җавап биргән беренче катнашучы җиңүче дипломын алачак , ул электрон почтага киләчәк.

Укучыларны энергияне сакчыл тоту һәм энергия нәтиҗәлелеге темалары белән таныштыру, шулай ук табигый ресурсларга сакчыл мөнәсәбәт өйрәтү - викторинаның бурычы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International