«ПРО Образование - 2022» конкурсына гаризалар кабул итү төгәлләнә

2022 елның 29 октябре, шимбә

30 октябрьдә «ПРО Образование - 2022»Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү тәмамланды. Анда массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, журналистлар, блогерлар, шулай ук белем бирү тематикасы буенча материаллар бастыручы педагоглар катнаша ала.

Хәзерге вакытта конкурска Россиянең 73 төбәгеннән 700 дән артык гариза кергән. Иң популяр номинацияләр «Педагогларның эше турында иң яхшы материал», «Укучыларны тәрбияләү турында иң яхшы материал» һәм «Гомуми белем бирүне модернизацияләү турында иң яхшы материал» .

Гариза бирергә һәм номинацияләрнең тулы исемлеге белән конкурсның рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Катнашучыларның эшләрен эксперт советы бәяләячәк.
Абсолют җиңүчеләр 23 ноябрьдә Мәскәүдә аталачак. Иң яхшы эшләр авторларына бүләкләрне Россия Мәгариф министрлыгы вәкилләре, шулай ук танылган журналистлар һәм җәмәгать эшлеклеләре тапшырачак.

Белешмә өчен :

«ПРО Образование» Бөтенроссия конкурсы - Россия Мәгариф министрлыгының профессиональ журналист коллективлары һәм индивидуаль авторлар белән ачык диалогы мәйданчыгы. Бу - Россия мәктәбен яктырту һәм популярлаштыру өлкәсендә төбәк һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар һәм блогерларның казанышларын иҗтимагый тану коралы.

2022 елда конкурс 17 нче тапкыр уздырыла. Ел саен анда берничә йөз автор катнаша, гаризалар саны 500 дән 900 гә кадәр. 17 ел дәвамында барлыгы  конкурска 8000 дән артык гариза бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International