1-20 ноябрь көннәрендә Учи.ру онлайн-платформасында 1-9 класс укучылары өчен “Имин юллар” Бөтенроссия онлайн-олимпиадасы узачак.
Олимпиада укучыларның һәм аларның ата-аналарының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы мәсьәләләрендә хәбәрдарлыгын арттыруга юнәлтелгән. Интерактив биремнәр кече һәм урта мәктәп укучыларының юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен тикшерергә һәм җәяүле, транспорт чарасы пассажиры яки велосипед йөртүчесе ролендә чыгыш ясаган, шулай ук уен формасында яңа мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә.
Олимпиадада катнашу бушлай.
https://dorogi.uchi.ru/ сайтында җентекле мәгълүмат белән танышырга мөмкин.
Олимпиадада катнашучыларның барысы да сертификатлар, ә җиңүчеләр грамоталар һәм дипломнар алачак. Бүләкләр Учи.ру шәхси кабинетында барлыкка киләчәк.
Проектны оештыручылар - Россия Федерациясе Транспорт министрлыгы, Россия Эчке эшләр министрлыгы, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм АНО «Милли приоритетлар».