КНИТУ-КАИ һәм «АСКОН» стратегик партнерлык турында килешүгә кул куйдылар

2022 елның 28 октябре, җомга

Бүген КНИТУ-КАИ мәгариф эшчәнлеге буенча проректор Роман Моисеев һәм «АСКОН - Кама Консалтинг» директоры Алексей  килешүгә кул куйдылар.

Роман Моисеев билгеләп үткәнчә: «Дәүләткә цифрлы трансформация үткәрергә сәләтле кадрларны әзерләү безнең университет эшчәнлегенең төп юнәлеше булып тора. Әлбәттә, мондый эшне ышанычлы һәм уңышлы,  «АСКОН» компаниясе кебек партнерлар-практикалар белән хезмәттәшлектә уздыру кирәк 

КНИТУ-КАИ һәм «АСКОН» компаниясе планнарында - ИТ-белгечләрне әзерләү һәм стажировкалар оештыру, технологик инновацияләрне эшләү һәм гамәлгә кую.  

Белешмә өчен:

«АСКОН» компаниясе - инженерлык программасы белән тәэмин итүнең әйдәүче әзерләүче, проект һәм җитештерү эшчәнлеген автоматлаштыру өлкәсендә интегратор, машина төзелеше предприятиеләрендә комплекслы мәгълүмат системалары төзүдә партнер.

Проект һәм җитештерү эшчәнлеген автоматлаштыру өлкәсендә иң эре уйлап табучы, программа белән тәэмин итүче һәм интегратор. Компаниягә 1989 елда нигез салынган. Штаб-фатир Санкт-Петербургта урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International