Укытучыларның документлартутыру мәсьәләләре буенча кайнар линия ачылды, анда педагоглар хокуклары бозылган очракта мөрәҗәгать итә ала

2022 елның 29 октябре, шимбә

Татарстан укытучылары ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының кайнар линиясенә артык йөкләнеш турында хәбәр итә ала.

РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган исемлектә күрсәтелгән хисаплардан тыш, педагоглар хисап һәм документлар әзерләргә тиеш түгел, дип искәрттеләр ведомствода. Моннан тыш, алар электрон документацияне кәгазь рәвешендә кабатларга кирәкми.

Исемлек нигезендә, укытучыларга укыту предметының, курсның, модульнең эш программасын; өлгереш журналын; укудан тыш эшчәнлек журналын; тәрбия эше планын һәм укучыларга характеристиканы (әгәр запрос булса) әзерләргә кирәк.

Мөрәҗәгатьләр 8 (843) 237-76-21, 8 (843) 237-75-15 номерлары буенча, шулай ук "ВКонтакте" дагы департамент төркемендә кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International