Татарстанда географик диктантны 400 гә якын мәйданчыкта үткәрәчәкләр

2022 елның 28 октябре, җомга

Рус географик җәмгыяте Россия Федерациясе Президенты, Җәмгыятьнең Попечительләр советы рәисе В.В. Путин инициативасы белән 2015 елдан башлап ел саен уздырыла торган «Географик диктант» халыкара агарту акциясен үткәрә.

Географик диктант географик белемнәрне популярлаштыру һәм туган илнең географиясен өйрәнү белән кызыксынуны арттыру максатыннан үткәрелә.

2022 елда Географик диктант 30 октябрьдә җирле вакыт белән 12.00 сәгатьтә үткәрелә.

Диктантта яшенә, белеменә, диненә һәм гражданлыгына бәйсез рәвештә Россия һәм чит ил кешеләре  катнаша ала.

Географик диктант үткәрү өчен Татарстанда республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә 397 мәйданчык теркәлгән. Шуларның  391е гомуми белем бирү оешмалары базасында, 4 мәйданчык - урта һөнәри белем бирү, ә 2 мәйданчык - югары белем бирү оешмалары базасында.

Географик диктантта яшәү урынына бәйсез рәвештә, теләсә кайсы мәйданчыгына мөрәҗәгать итеп  катнашып була. Якын мәйданчыкның адресын диктант сайтында табарга була: http://dictant.rgo.ru.

Географик диктантта катнашу ирекле һәм түләүсез.

Мәйданчыкларда шәхсән катнашу мөмкинлеге булмаган затлар диктантны онлайн режимда:  30 октябрьдә  14.00 сәгатьтә,  10 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә яза алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International