Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов Мәскәүнең Сәүдә сараенда «Абилимпикс» илкүләм чемпионаты мәйданчыгында булды. Ул 28-31 октябрь көннәрендә узды һәм меңнән артык катнашучыны җыйды. Чемпионат Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан Мәскәү Хөкүмәте һәм "Россия - мөмкинлекләр иле" президент платформасы ярдәмендә оештырылган.
Сергей Кравцов ярышлар үтә торга мәйданчыкларны карады, Мәскәү Хөкүмәте стендында булды, төрле компетенцияләрнең баш экспертлары һәм илебезнең яңа регионнары вәкилләре белән аралашты. Кунаклар чемпионатка урта һөнәри белем бирү системасына Россия инклюзия тәҗрибәсен өйрәнү өчен килгән иде. Министр алар белән ЛХР, ДХР, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә вузлар һәм көллиятләр белән эшләү турында сөйләште.
Аралашу барышында министр «Массажист» компетенциясе буенча «Абилимпикс» чемпионат хәрәкәтендә катнашучы Данис Исхаковның «Россиянең барлык төбәкләрен берләштерүче Абилимпикс» яшьләр берлеге төзү турындагы идеясен хуплады,
Очрашуда шулай ук балаларның Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасында инвалид буган очракта да катнашу, студентлар һәм чыгарылыш укучыларына стажировка узу, шулай ук өлкәннәр өчен яңа белгечлек алу мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Татарстан Республикасыннан фотограф-репортер Александр Ефремов, Мәскәүдән Александр Прокопьев, "АбиАрт Бөтенроссия һәм әйдәп баручы инвалидлар оешмалары берлеге" иҗтимагый берләшмәсе директоры Наталья Крель һәм башка катнашучылар үз идеяләрен министр белән уртаклаштылар. "Абилимпикс" - сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә "Мәгариф" илкүләм проекты кысаларында ярдәм итүнең иң массакүләм хәрәкәте. Быел конкурс студентлар, белгечләр, шулай ук мәктәп укучылары өчен оештырыла. Россиядә «Абилимпикс» конкурслары 2015 елдан бирле уза.