Россиядә вуз психологының профстандарты барлыкка киләчәк

2022 елның 31 октябре, дүшәмбе

2023 елда Россиядә югары белем бирү системасында эшләүче психологның һөнәри стандарты барлыкка киләчәк. Университетларда психологик ярдәм күрсәтү кагыйдәләре дә, вуз психологының этик кодексы да эшләнәчәк.

Исегезгә төшерәбез, Мәгариф һәм фән министрлыгы университетларда психологик хезмәтләр челтәрен үстерү концепциясен раслады һәм быелның сентябреннән илнең 15 югары уку йортында мондый хезмәтләр эшли башлады инде.

 - Студентларның һәм укытучыларның психологик иминлеге - югары мәктәптә сыйфатлы һәм нәтиҗәле белем бирүнең нигезе, - дип билгеләде РАО вице-президенты вазифаларын башкаручы Виктор Басюк.

Бүген, Россия мәгариф академиясе галимнәре мәгълүматлары буенча, университетларның психология хезмәтенә керә торган иң популяр сорауларның берсе яшьләрнең вузда укуга яраклашу кыенлыкларына: яңа мохиткә, яңа традицияләргә, яңа таләпләргә һәм яңа кешеләргә бәйле. Беренче курс студентларының биштән бер өлеше диярлек эмоциональ кыенлыклар турында хәбәр итә, күпләргә курсташлары белән аралашуы кыен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International