Кыш көне мобилизацияләнгән казанлыларның балалары «Батыр» картасы буенча ябык боз шугалакларына бушлай йөри алачак

2022 елның 31 октябре, дүшәмбе

Казанда яшәүче 100 ләп гаиләнең балалары бушлай «Батыр» ташламалы картасы буенча мәдәният учреждениеләрендә булдылар. Алар барлыгы 73 мәдәният һәм спорт учреждениесенә бара аралар. Балалар өчен  цирк һәм бассейн аеруча популяр. Моннан тыш, кыш көне боз сарайларында да бушлай  хезмәтләр күрсәтеләчәк.

Балаларны 44 муниципаль һәм дәүләт мәдәният учреждениеләрендә - музейларда, театрларда, мәдәният йортларында бушлай кабул итәләр, тулы исемлек түбәндәге сылтама буенча тәкъдим ителгән. Учреждениеләр исемлеге акрынлап тулылана, мисал өчен, күптән түгел мобилизацияләнгәннәргә ярдәм программасына   Болактагы Яшьләр театры кушылды. Бүгенге көндә 100 гә якын мобилизацияләнгән гаилә мәдәният учреждениеләрендә бушлай килделәр, аларның 60%ы цирк тәкъдим ителде, дип хәбәр иттеләр Казан башкарма комитетының Мәдәният идарәсеннән.     Күргәзмәгә яки спектакльгә билетлар алу өчен, учреждение кассасына мөрәҗәгать итәргә һәм "Батыр" пластик картасын күрсәтергә кирәк. Урыннар билгеләнгән чараларга билетларны алдан ук броньларга кирәк. Моның өчен учреждение кассасына шалтырату да җитә. Әмма билетны 5 көннән дә соңга калмыйча алдан килеп алырга тәкъдим ителә. "Батыр" пластик картасы белән бала һәм аны озата баручы бер өлкән кеше керә ала.

  Балаларга билгеле бер спорт төре белән шөгыльләнә башлау өчен медицина белешмәсе кирәк. Бассейнга барганда 12 яшькә кадәрге балаларга паразитологик тикшерү нәтиҗәләре турында белешмә  кирәк.

Исегезгә төшерәбез, мобилизацияләнүчеләрнең  гаиләләре өчен беренче ташламалар 10 октябрьдән гамәлгә керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International