Мобилизацияләнгән казанлыларның балаларына «Восток» лагерена бушлай юлламалар бирелә

2022 елның 31 октябре, дүшәмбе

Профильле смена 30 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр узачак.

Мобилизацияләнгән казанлыларның балалары «Восток» балалар сәламәтләндерү лагерена бушлай юлламалар алырга мөмкин. 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар өчен һөнәри смена 30 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр көзге каникул вакытында узачак.

Юллама алу өчен түбәндәге документлар кирәк: баланың туу турында таныклыгы яисә паспорты, шулай ук СНИЛС, гариза бирүче ата-анасының паспорты , баланың Казанда теркәү турындагы белешмә, ата-ананың берсен мобилизацияләү турында военкоматтан белешмә, дип хәбәр иттеләр «Ял» шәһәр үзәгеннән.

Исегезгә төшерәбез, октябрь башында Казан мэры Илсур Метшин өлешчә мобилизация белән бәйле социаль-гуманитар мәсьәләләр буенча штаб утырышын үткәрде, анда мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм чаралары яңгырады. Ташламалар исемлегенә мәктәпләрдә ике тапкыр түләүсез кайнар туклану, җәмәгать транспортында түләүсез йөрү һәм башкалар керә. Бу ярдәм чараларыннан ничек файдаланырга һәм кая мөрәҗәгать итәргә, KZN.RU порталында,  махсус бүлектә укыгыз.

Билгеләнгән гражданнарның гаиләләренә өстәмә ярдәм чараларын шулай ук Татарстан Хөкүмәте раслады. Мәсәлән, 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге гаиләләр ял оештыруга юлламалар белән тәэмин ителгәндә беренче чираттагы хокукка ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International