Чистайда педагоглар укучыларны олимпиадаларда катнашуга әзерләү турында фикер алышты

2022 елның 31 октябре, дүшәмбе

28 октябрьдә Чистайның 3 нче гимназиясендә «Укучыларны олимпиадаларда һәм интеллектуаль марафоннарда катнашуга нәтиҗәле әзерләүне оештыру» республика семинары узды.

Семинарда республика муниципаль районнарында олимпиада хәрәкәте өчен җаваплы методистлар, белгечләр, мәгариф бүлекләре (идарәләре) башлыкларының урынбасарлары катнашты.

Кунаклар һәм семинарларда катнашучылар  «Талантлы укытучы - сәләтле бала» күргәзмәсен карадылар.

Семинар программасына актуаль мәсьәләләр кертелде. Пленар өлештә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Татьяна Алексеева, Чистай муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгы Ольга Купцова, Казан шәһәренең сәләтле балалары белән эшләү буенча шәһәр үзәге директоры урынбасары Гөлия Шәрәпова, химия буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабының жюри әгъзасы, химия буенча төрле олимпиадалар призеры Булат Курамшин һәм башкалар чыгыш ясады.

Семинарның практик өлешендә укучылар олимпиадасының төбәк, республика һәм йомгаклау этапларында җиңүчеләр әзерләгән Чистай районы педагоглары актив катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International