27-28 октябрьдә Мәскәүдә «Россия Федерациясе халыклары телләрен саклауда һәм үстерүдә гаиләнең роле» II Бөтенроссия конференция-презентациясе узды.
Конференция кысаларында «Гаиләгә социаль ярдәмнең һәм гаилә кыйммәтләрен яклауның милли ата-аналар ассциациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасы үткәрә торган конкурсларда җиңүчеләр һәм призерлар бүләкләнде.
Конференция эшендә Мөслим гимназиясе директоры урынбасары Гөлшат Мөхәммәтҗанова һәм ТР Мәгариф институтының өлкән укытучысы Гөлнара Һадиева катнашты. Югарыда аталган мәктәп тарихи-мәдәни мохитне, Россия Федерациясе халыклары телләрен саклау буенча ата-аналар оешмасы белән эшне иң яхшы оештыру конкурсында җиңүче булды.
Конкурста җиңүчеләр һәм призерлар арасында шулай ук Бөгелмә районының Наратлы мәктәбе һәм Теләченең 1 нче балалар бакчасы бар.