2022 елның 29 октябрендә хезмәт ветераны, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Анатолий Павлович Вольскийны 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Анатолий Павлович 1932 елның 29 октябрендә дөньяга килә. Юдино тимер юл училищесын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген 1949елда урта һөнәри белем бирү системасында башлый. Паровозларны ремонтлау буенча мастер булып эшли. Казан эксперименталь заводының комсомол оешмасы секретаре була. Гомуми эш стажы 40 елдан артык.
Фидакярь хезмәте өчен «Мактау билгесе» ордены белән бүләкләнде, «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» дигән мактаулы исемгә һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының ведомство бүләкләренә ия.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин юбилярны колтап, аңа “Мактаулы остаз” билгесе тапшырды.