"Абилимпикс" Илкүләм чемпионаты финалында гомумкоманда зачетында Татарстанлылар икенче урынны алды

2022 елның 1 ноябре, сишәмбе

"Абилимпикс"-2022 илкүләм  чемпионатының финалын ябу тантанасы Мәскәүдә 31 октябрьдә узды. Ярыш йомгаклары буенча Татарстан Республикасы җыелма командасында беренче урынга - 50, икенче урында - 45, өченче урында – 28 җиңүче билгеләнде. Татарстан Республикасы "Абилимпикс" - 2022 чемпионаты финалында гомумкоманда зачетында икенче урынны алды. Беренче урынны Мәскәү җыелмасы, өченче урында Мәскәү өлкәсе командасы . Җиңүчеләрне һәм призерларны РФ хөкүмәте рәисе урынбасары Татьяна Голикова котлады. "Мәгариф" илкүләм  проектының "Россия - мөмкинлекләр иле" президент платформасының инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча чемпионаты 28-31 октябрь көннәрендә узды. Ярышлар 8 юнәлештә 40 компетенция буенча барды: мәгълүмат технологияләре, хезмәт күрсәтү өлкәсе, туклану, медицина, сәнәгать, декоратив сәнгать, иҗат, икътисад һәм финанслар.

Финалда Россиянең төрле төбәкләреннән өч категориядә -1126 конкурсант: мәктәп укучылары, студентлар һәм белгечләр катнашты.  "Абилимпикс" чемпионатында Татарстан Республикасын 38 компетенция буенча 152 конкурсант тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International